dcsimg

Кама (җәнлек) ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Камá яки гади кама (Lutra lutra) — сусар гаиләлегенә караган җир-су имезүчеләр ерткыч кыйммәтле тиреле җәнлеге, өч кама ыругының бер төре (Lutra).

Тасвир

Кама - сытылган сыгылмалы тәнле зур җәнлек. Кама тәне озынлыгы - 55-85 см, койрыгы - 26-55 см, авырлыгы - 6-10 кг, аяклары кыска, йөзү ярысы белән, көчле йомшак йонсыз койрыклы җәнлек.

Өстән куе көрән, астан аксыл, көмеш төсле, су үткәрмәүчән тиреле җәнлек. Су астында яхшы йөзә.

Бөтен Аурупада, Азиядә, Төньяк Африкада таралган. Рәсәйдә һәркайда, хәттә Чукоткада очрый.

Кама - җир-су җәнлеге, чумып, суда ризыкны эзләп таба, су астында 2 минута дәвамында йөзә ала.

Гадәттә урман елгаларында, сирәкрәк күлләрдә, буада яши, диңгез яр буйларында да очрый.

Кама өненә керү су астында кала. Кышын аш эзләгәндә тәүлектә 15-20 км кар өстеннән бара ала.

Кама күбесенчә балык (сазан, чуртан, керкә, чабак, ташбаш) ашый, вак балыкны яхшырак таба. Кышын бакалар да ашый. Җәен шулай ук су тычканнары, бүтән кимерүчеләр, шөлди, үрдәкләргә аулый. Кама - ялгыз итеп яши.

Кама анасы 3-4 күрмәүче бала таба, йөклелек вакыты - 270 көн.

Кама тиресе бик күркәм һәм кыйммәтле.

2000 елда Бөтендөнья табигать саклау берлеге каманы кызыл исемлеккә кертә.

Галерея

Сылтамалар

  • 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  • 2,0 2,1 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  • license
    cc-by-sa-3.0
    copyright
    Википедия авторлары һәм редакторлары

    Кама (җәнлек): Brief Summary ( Tatar )

    provided by wikipedia emerging languages

    Камá яки гади кама (Lutra lutra) — сусар гаиләлегенә караган җир-су имезүчеләр ерткыч кыйммәтле тиреле җәнлеге, өч кама ыругының бер төре (Lutra).

    license
    cc-by-sa-3.0
    copyright
    Википедия авторлары һәм редакторлары