dcsimg

Йөзем (үсемлек) ( Tártaro )

fornecido por wikipedia emerging languages

Йөзе́м (лат. Vitis) – йөземлеләр гаиләлегеннән күпьеллык агачсыман лианалар ыругы. 60-70 төре билгеле. Культуралы йөзем (V. vinifera) үстерелә. Озын (3-5 м), нәзек, берьеллык үрентеләре һәм көчле тамыр системасы белән туфракка 7 м тирәнлеккә кадәр китүче лиана. Чәчәкләре ике җенесле яисә ана җенесле себеркәчле чәчәк оешмасына җыелган, читтән (бөҗәкләр яисә җил белән) һәм үзеннән серкәләнә. Җимеше - төрле формада һәм төстә (гәрәбәдәй сарыдан яшел, алсу, куе шәмәхә һәм хәтта кара төскә кадәр). Җимешләре тәлгәш һәм чук булып җыелган. Составында 10 нан 30% ка кадәр глюкозадан торуы белән кыйммәтле санала. Җылылык һәм яктылык яратучы үсемлек. ТРда җиңел уңдырышлы туфраклы, җылына торган тау битләрендә яхшы үсә. ТРда иртә өлгерә торган сортлары гына үстерелә.

Йөзем төрләре

Vitis ыругы 70 төрдән тора һәм ике вак ыругка бүленә: Euvitis Planch һәм Muscadinia Planch. Беренчесенә 68 төр карый, алар чыгышы, үскән төбәкләре, шулай ук ботаник, морфологик-анатомик үзенсәлектәре буенча өч төркемгә бүленә:

  • Аурупа-Азия төркеме;
  • Америка төркеме;
  • Көнчыгыш Азия төркеме.

Николай Вавилов йөземнең килеп чыгышын һәм чәчеп үстерелә башлавын шул рәвешчә билгеләгән:

Европа-Азия төренә бер төр карый: Vitis vinifera L., ул бик күп бакча сортлары биргән, Vitis vinifera subsp. silvestris (урман йөземе) лә бар. А. М. Негруль чәчеп үстерелгән сортларны үзенчәлекләренә карап өч экологик-географик төркемгә бүлә:

  • көнчыгыш төркем Vitis vinifera convar. orientalis
  • көнбатыш төркем Vitis vinifera convar. occidentalis
  • Кара диңгез яры төркеме Vitis vinifera convar. pontica

Америка төркеменә 28 төр карый. Бакчачылар аларның сабакларын үсенте алу өчен файдалана. Аеруча Vitis rupestris, Vitis riparia һәм Vitis labrusca сорты кулай. Соңгысы Төньяк Америка сортлары арасында җир җиләге исен аңкытып торуы белән билгеле (XVII гасыр урталарыннан чәчеп үстерелә).

Көнчыгыш Азия төркеменә 39 төр карый, алар әлегә аз өйрәнелгән. Иң билгелесе — Амур йөземе (Vitis amurensis). Үз чиратында Амур йөземе өч экотипка бүленә: төньяк экотип (Хабарау киңлегендә үсә), көньяк экотип (Владивосток киңлегендә үсә) һәм кытай экотибы (Кытайның көньяк районнарында таралган).

Үстерү

Йөзем - көньяк культурасы, әмма ул төньякка таба күчә бара. 25-30 градыс суыкка чыдамнары да бар аның. Аның өчен суыктан бигрәк язгы температура тирбәлешләре куркыныч. Көндез кояшта җылынып "уянган" бөреләр төнге салкынны өнәми. Шуңа күрә үсентене утыртканда салкын җилләр янамаган, кояшлы, җылына торган туфраклы урын сайлау мәслихәт. Бездәге калын кар астында ул карсыз көньяктагыдан әйбәтрәк кышлый.

Кышлатуга әзерләгәндә йөзем куагын балчык белән күмү кирәкми, тамырлары өстенә салам, коры тирес, кипкән үлән каплап, кәүсәне бәйләп җиргә яткырып, рубероид яки капчык капларга һәм кар төшү белән өстенә өяргә кирәк.

Утырту өчен бездә иң кулай вакыт - яз: апрельнең икенче яртысыннан май ае урталарына кадәр. Соңга калсаң, үсенте хәлсез була. Көзен дымлы җиргә утыртып, яхшылап каплыйсы була - язын иртә "уянып", үсә башлау өчен кулайрак. Сентябрь урталарыннан октябрь урталарына кадәр утыртасы.

Үсентеләр өчен чокыр 70 сантиметрга кадәр казыла. Черемәле җирне ком катыштырып әзерлисе. Бер чиләк катнашмага 1-2 шырпы кабы кадәр агач көле салырга кирәк. Чокырны көздән казып куйсаң, дым тупларга уңай була. Язын черемә урынына саламлы тирес кулланырга ярамый.

Комлы җирдә чокыр төбенә вак гравий һәм кара туфрак катнашмасын 1:1 нисбәтендә 15 сантиметр итеп түшәлә. Аның өстенә чокырның яртысына кадәр торф яки черемә һәм ком катнашмасы салына, өстенә – ком.

Татарстан бакчачылары 40лап төрле йөзем үстерә. Алар уңышлары, өлгерү вакытлары, авыруларга каршы торучанлыклары белән аерылып торалар. Эшне башлау өчен иң кулае - "Изабелла" сорты. Ул күп сортларның башлангычы булып тора һәм тиз өлгерә, салкынга чыдам, тиз үсә. Йөзем куагы декоратив үсемлек буларак та кулланыла, койма, дача йортларын, верандаларны каплап гаҗәп матур "тере чаршау" барлыкка китерә. Йөзем алма-чияләр белән килешеп үсә.

Шулай ук кара

Әдәбият

  • Арутюнян А.С. Удобрение виноградников. М., 1983;
  • Виноградство. Энцикл.: В 3 т. Кишинёв, 1986.
  • «Ампелография с основами виноградарства». Негруль А. М., Гордеева Л. Н., Калмыкова Т. И., М.: Высшая школа, 1979.
  • «Ампелография и селекция винограда». Дудник Н. А., Одесса: ОСХИ, 1979.
  • «Ампелография и селекция винограда». Трошин Л. П., Краснодар: РИЦ «Вольные мастера», 1999.
  • «Размножение винограда черенками в большом количестве». Роте Р., СПб: Риккер, 1883.
  • «Руководство по виноградарству». Потебня А. А., Скробишевский В. Я., СПб: Изд. Девриена, 1906.
  • «Опыт виноградарства в Оренбургском уезде». Соколов Д. Н., М.: Тип. Сомовой, 1911.
  • «Виноградарство». Мержаниан А. С., М.: Колос, 1967.
  • «Технология возделывания винограда». Кухарский М. С., Михалаке И. Н., Кишинев: Картя Молдовеняскэ, 1985.
  • «Виноградарство». Смирнов К. В., Калмыкова Т. И., Морозова Г. С., М.: Агропромиздат, 1987.
  • «Энциклопедия виноградарства». Кишинев: МСЭ, 1986—1987.
  • «Виноградарство». К. В. Смирнов, Л. М. Малтабар, А. К. Раджабов, Н. В. Матузок, М.: Изд-во МСХА, 1998.
  • «Виноградарство США». Уинклер А. Дж., М.: Колос, 1966.
  • «Изучение сортов винограда». М. А. Лазаревский. Изд. Ростовского университета, 1963.

Чыганаклар

  • 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  • 2,0 2,1 2,2 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  • licença
    cc-by-sa-3.0
    direitos autorais
    Википедия авторлары һәм редакторлары
    original
    visite a fonte
    site do parceiro
    wikipedia emerging languages

    Йөзем (үсемлек): Brief Summary ( Tártaro )

    fornecido por wikipedia emerging languages

    Йөзе́м (лат. Vitis) – йөземлеләр гаиләлегеннән күпьеллык агачсыман лианалар ыругы. 60-70 төре билгеле. Культуралы йөзем (V. vinifera) үстерелә. Озын (3-5 м), нәзек, берьеллык үрентеләре һәм көчле тамыр системасы белән туфракка 7 м тирәнлеккә кадәр китүче лиана. Чәчәкләре ике җенесле яисә ана җенесле себеркәчле чәчәк оешмасына җыелган, читтән (бөҗәкләр яисә җил белән) һәм үзеннән серкәләнә. Җимеше - төрле формада һәм төстә (гәрәбәдәй сарыдан яшел, алсу, куе шәмәхә һәм хәтта кара төскә кадәр). Җимешләре тәлгәш һәм чук булып җыелган. Составында 10 нан 30% ка кадәр глюкозадан торуы белән кыйммәтле санала. Җылылык һәм яктылык яратучы үсемлек. ТРда җиңел уңдырышлы туфраклы, җылына торган тау битләрендә яхшы үсә. ТРда иртә өлгерә торган сортлары гына үстерелә.

    licença
    cc-by-sa-3.0
    direitos autorais
    Википедия авторлары һәм редакторлары
    original
    visite a fonte
    site do parceiro
    wikipedia emerging languages