dcsimg

Елга каракошы ( Tatar )

fornì da wikipedia emerging languages
 src=
Haliaeetus albicilla
 src=
Haliaeetus albicilla groenlandicus

Елга́ каракошы́ (аккойрык бөркет, Haliaeetus albicilla) - карчыга кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош.

Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарының зур сулык ярлары буенда тереклек итә. ТРда, башлыча, Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә очрый. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелгәч, елга каракошының саны шактый кими, хәзерге вакытта 30 пардан күбрәк исәпләнә. Оя коручы күчмә төр, кайберләре кышлый.

5-6 яшьтә җитлегәләр, гадәттә ике йомыркага утырып бала чыгаралар. Гәүдә озынлыгы 1 м га кадәр. Канат колачы 2,5 м га җитә. Олы бөркетнең авырлыгы 3 тән 6,5 кг га кадәр, ана затлар аталардан эрерәк. 2009 елда Иж елгасы буенда балыкчылар куйган ятьмәләргә уралып, табигать инспекторлары кулына 9,7 кг авырлыгындагы кош эләккән.[15]

Төсе көрән, башы һәм гәүдәнең түбәнге өлеше аксылрак. Канатлары киң, озын. Койрыгы кыска, чөйсыман, ак төстә. Акларының түбәнге ягы каурыйланмаган. Томшыгы зур, ыргаксыман, сары төстә. Елга каракошы биек кәүсәле карт урманнарда оялый. Ояны февраль-апрельдә ясый башлый. Биек агачларга зур оя ясап, аны күп еллар рәттән куллана. Соргылт төстә 1-3 йомырка сала, ояда ана һәм ата кошлар чиратлашып утыра. Балыклар, имезүчеләр (куян, ондатра, йомран), кошлар (үрдәк, акчарлак, кыр тавыклары), үләксәләр белән туклана.

Елга каракошы Татарстан Республикасы һәм Русиянең Кызыл Китапларына кертелгән һәм аны саклау чаралыры каралган күп кенә бөтендөнья документларына кертелгән. Татарстанның зур сусаклагычлар һәм елгалар янына урнашкан районнарында күренәләр алар. Март урталарында кайталар, октябрь азагында җылы якларга очып китәләр, сирәк кенә кышлаган экземплярлар да күзәтелә.[15]

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 2,23 2,24 IOC World Bird List. Version 6.3 — 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 IOC World Bird List, Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. Gwefan Llên Natur
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Belgian Species List
  7. Finnish Biodiversity Information Facility
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 Кызыл китап — 1964.
  9. Catalogue of Life in Taiwan
  10. The IUCN Red List of Threatened Species 2019.3 — 2019.
  11. https://www.birdlife.cz/co-delame/akce-pro-verejnost/ptak-roku/
  12. 12,0 12,1 12,2 Lislevand T., Figuerola J. Avian body sizes in relation to fecundity, mating system, display behavior, and resource sharing // Ecology / Ecological Society of AmericaEcological Society of America, 2007. — ISSN 0012-9658; 1939-9170doi:10.1890/06-2054
  13. Per G P Ericson Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects // PLoS Biol. / J. A. EisenPublic Library of Science, 2007. — ISSN 1544-9173; 1545-7885doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197PMID:17645390
  14. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  15. 15,0 15,1 Ятьмәдәге ерткыч (Табигать һәм без) / Әмир ХӘСӘНОВ, “Кичке Таң” Дәүләт тыюлыгы инспекторы. Әгерҗе районы / – № 43 (11288), 7 апрель, 2009

Чыганаклар

licensa
cc-by-sa-3.0
drit d'autor
Википедия авторлары һәм редакторлары

Елга каракошы: Brief Summary ( Tatar )

fornì da wikipedia emerging languages
 src= Haliaeetus albicilla  src= Haliaeetus albicilla groenlandicus

Елга́ каракошы́ (аккойрык бөркет, Haliaeetus albicilla) - карчыга кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош.

Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарының зур сулык ярлары буенда тереклек итә. ТРда, башлыча, Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә очрый. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелгәч, елга каракошының саны шактый кими, хәзерге вакытта 30 пардан күбрәк исәпләнә. Оя коручы күчмә төр, кайберләре кышлый.

5-6 яшьтә җитлегәләр, гадәттә ике йомыркага утырып бала чыгаралар. Гәүдә озынлыгы 1 м га кадәр. Канат колачы 2,5 м га җитә. Олы бөркетнең авырлыгы 3 тән 6,5 кг га кадәр, ана затлар аталардан эрерәк. 2009 елда Иж елгасы буенда балыкчылар куйган ятьмәләргә уралып, табигать инспекторлары кулына 9,7 кг авырлыгындагы кош эләккән.

Төсе көрән, башы һәм гәүдәнең түбәнге өлеше аксылрак. Канатлары киң, озын. Койрыгы кыска, чөйсыман, ак төстә. Акларының түбәнге ягы каурыйланмаган. Томшыгы зур, ыргаксыман, сары төстә. Елга каракошы биек кәүсәле карт урманнарда оялый. Ояны февраль-апрельдә ясый башлый. Биек агачларга зур оя ясап, аны күп еллар рәттән куллана. Соргылт төстә 1-3 йомырка сала, ояда ана һәм ата кошлар чиратлашып утыра. Балыклар, имезүчеләр (куян, ондатра, йомран), кошлар (үрдәк, акчарлак, кыр тавыклары), үләксәләр белән туклана.

Елга каракошы Татарстан Республикасы һәм Русиянең Кызыл Китапларына кертелгән һәм аны саклау чаралыры каралган күп кенә бөтендөнья документларына кертелгән. Татарстанның зур сусаклагычлар һәм елгалар янына урнашкан районнарында күренәләр алар. Март урталарында кайталар, октябрь азагында җылы якларга очып китәләр, сирәк кенә кышлаган экземплярлар да күзәтелә.

licensa
cc-by-sa-3.0
drit d'autor
Википедия авторлары һәм редакторлары