Ала үрдәк (лат. Aythya fuligula) — үрдәкләр гаиләлегендәге су кошы.
Йорт үрдәгеннән ким. Парлашып та, бергәләп тә яшиләр. Яхшы чума. Ата үрдәкнең башы, муены, түше, сырты, канатлары һәм койрыгы төтенсу кара; кабыргалары, корсагы ак. Җәен һәм көзен ата үрдәкләр, ана кошлар кебек, кара төс урынына соргылт көрән төскә керә. Башка үрдәкләрдән кара һәм ак төсе, башындагы бүрекләре белән аерыла.
Ата үрдәкләрнең тавышы тонык кына: «гөле-гөле» яки «керле-рлек», ана үрдәкнең дорфа: «карр-карр».
Урманнардагы күлләрдә яки ярлары урманлы елгаларда яши. Су үсемлекләре һәм бөҗәкләр белән туклана. Киң генә таралган күчмә кош. Оясы җирдә. 6-8 бөртек аксыл йомырка сала. Ите өчен аулыйлар.
Ала үрдәк (лат. Aythya fuligula) — үрдәкләр гаиләлегендәге су кошы.