dcsimg
Image of Locust Borer
Creatures » » Animal »

Arthropods

Arthropoda

Буынтыкаяклылар ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Буынтыкаяклылар (лат. Arthropoda), умырткасызлар тибы. 5 классы, Җир шарында таралган 2 млн артык төре билгеле. Ярым типлары: трилобитсыманнар (юкка чыккан трилобит классы белән бергә); хелицерлар (меростомлар һәм үрмәкүчсыманнар класслары белән бергә); саңак аша тын алучылар (кысласыманнар классы белән бергә); трахея аша тын алучылар, яки парлы мыеклылар (кыргаяклар һәм бөҗәкләр класслары белән бергә).

Төзелешләре

Гәүдәсе баш, күкрәк һәм корсактан тора; ике яклы симметрияле, саклагыч панцирен барлыкка китерүче хитин кутикула (аңа эчке мускуллар ябешә) белән капланган. Тән куышлыгы катнаш типлы (миксоцель). Гетероном сегментацияле. Эволюция процессында куыш, буынтыклы аягы авыз аппаратына, йөрү аягына, йөзү әгъзасына һ.б. әверелгән яки редукциягә бирелгән. Эчәклеге хитин белән капланган эктодермаль алгы һәм арткы эчәкләрдән һәм энтодермаль урта эчәктән [аның белән кайсы бер буынтыкаяклылар аш сеңдерү (бавыр-ашказан асты) бизләре, яки бавыр көпшәләре тоташкан] тора. Саңаклар (кысласыманнар), үпкәләр һәм (яки) трахеяләр (үрмәкүчсыманнар һәм бөҗәкләр) аша тын ала. Нерв системасы 3 пар тоташкан йоткылык өсте ганглиеннан (баш мие) һәм корсак нервы чылбырыннан тора. Күп буынтыкаяклыларның катлаулы фасеткалы күзе, механик һәм хеморецепторлары, ишетү әгъзалары һ.б. бар. Кан тамырлары системасы йомык түгел (аорта һәм артериялар сакланган), йөрәге метамер, артериаль. Бүлеп чыгару әгъзалары — метанефридия, яки мальпиги тамыры (җир өсте формаларының). Аягы буынтыклы, күчеп йөрү, тын алу, эләктерү һ.б. функцияләр башкара.

Күпчелек буынтыкаяклылар аерым җенесле. Җенси юл белән үрчи, кайсы вакыт партеногенез хас. Үсеше тулы булмаган (курчак стадиясе юк) яки тулы метаморфозлы. Буынтыкаяклылар көбәсен салган вакытта үсә. Фитофаг, сапрофаг, ш. ис. детритофаг, некрофаг, ерткыч, паразит һ.б.

Табигатьтә урыны

Буынтыкаяклылар — экосистемалардагы туклану чылбыры компоненты, күп төрләрен (креветкалар, лангустлар, елга кыслалары, омарлар һ.б.) кеше азык итеп куллана. Үсемлекләрне серкәләндерә, яшәү эшчәнлеген кыйммәтле продуктларын (бал корты балавызы, бал, ефәк һ.б.) эшли, үрчетү объектлары (бал корты, тут ефәк күбәләге), кеше һәм хайван паразитлары (борча, бет, корчаңгы бетчәсе), инфекцион авыруларны таратучылар (малярия черкие, энцефалит талпаннары һ.б.), авыл хуҗалыгы һәм урман культуралары корткычлары булып тора.

Искәрмәләр

Чыганаклар

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Буынтыкаяклылар: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Буынтыкаяклылар (лат. Arthropoda), умырткасызлар тибы. 5 классы, Җир шарында таралган 2 млн артык төре билгеле. Ярым типлары: трилобитсыманнар (юкка чыккан трилобит классы белән бергә); хелицерлар (меростомлар һәм үрмәкүчсыманнар класслары белән бергә); саңак аша тын алучылар (кысласыманнар классы белән бергә); трахея аша тын алучылар, яки парлы мыеклылар (кыргаяклар һәм бөҗәкләр класслары белән бергә).

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары