dcsimg

Арысланча чебеннәр ( التترية )

المقدمة من wikipedia emerging languages
Stratio fg01.jpg

Арысланча́ чебеннә́р (Stratiomyidae) - чебеннәр семьялыгы. 1,5 меңләп төре билгеле, аларның күбесе тропикларда, Русиядә 200 ләп төре яши. Гәүдәсенең озынлыгы 5-15 мм, канатлары ачылмаганда корсак турысында берсе икенчесе өстенә куела. Төсе ачык, еш кына чага торган умарта кортлары һәм шөпшәләр төсен хәтерләтә (саклагыч төс - мимикрия). Чебеннәр чәчәкләрдә, су янындагы үсемлекләр арасында, сирәгрәк агач кәүсәләрендә һәм ботакларында тереклек итә. Личинкалары пычрак сулыкларда, туфракта, тирестә, кайры асларында, корыган агачта, кырмыска ояларында үсә; сапрофитлар (органик калдыклар белән туеналар) яки ерткычлар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: гади арысланча чебеннәр (Stratiomyia chamaeleonDg.) - гәүдәсенең озынлыгы 13-15 мм, кара, корсак асты сары төстә, боҗра читләреннән кара бәйләвечле, һәм бакыр арысланча чебеннәр (Geosargus cuprariusL.) - гәүдәсенең озынлыгы 10-12мм, түше яшел, металлсыман ялтырый, корсагы бронза, зәңгәр яки шәмәхә төстә.

Чыганаклар

ترخيص
cc-by-sa-3.0
حقوق النشر
Википедия авторлары һәм редакторлары
النص الأصلي
زيارة المصدر
موقع الشريك
wikipedia emerging languages

Арысланча чебеннәр: Brief Summary ( التترية )