Урман чыпчыгы — сайрар чыпчыклар семьялыгына караган кошларның бер төре. Төсе бик гади: коңгырт-көрән, аркасы чуар, башы һәм түше куе соры. Куе ботаклыклар арасында яши. Ачыклыкка бик сирәк — кычыткан чыпчыгы тавышын хәтерләткән җырын ишеттерү өчен генә чыга. Кышлаган урыныннан бик иртә кайта. Тоташ зәңгәрсу 5—6 йомырка сала. Татарстан фаунасында сирәк — гадәттә көзге күчеше вакытында гына очрый.
Ф.Г. Ситдыйков, Р.К. Зәкиев, А.Б. Халидов, И.Ш. Макалеев, Р.X. Фәйзрахманова, И. И. Рәхимов, Ф.Г. Иштирәкова. Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек: 10 000 чамасы сүз. // Сүзлек хәзерге биология фәненең төп тармаклары булган ботаника, зоология, анатомия, физиология, цитология, генетика, биохимия, эмбриология, биогеография, биотехнология һ.б. буенча белешмә ярдәмлекне тәшкил итә.. — Казан: Мәгариф, 1998. — бит 665.