dcsimg

Алабуга (балык) ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Алабуга (лат. Perca) — бәләкәй елга балыгы. Ауразия сулыкларында киң таралган. ТР территориясендә сусаклагыч, күлләр һәм елгаларда очрый.

Озынлыгы 15-30 см, авырлыгы, гадәттә, 150-400г. Сусаклагычларда 50 см га кадәр озынлыктагы, 1 кг га кадәр авырлыктагы төрләре очрый. Гәүдәсе ян-яктан кысынкы. Анда җирән-сары яки яшькелтрәк төстәге 5-9 аркылы сызык аерылып тора. Саңак каплавычлары нык чәнечкеле. Пар йөзгечләре һәм күзе кызыл төстә.

Ата балыкның җенси җитлегү чоры - 2, сирәгрәк - 3, ә ана балыкларныкы 3-6 яшьтә була. Уылдыгын язын берьюлы, куаклар тирәсенә чәчә, уылдык бөртекләре, ябышып, челтәр рәвешен ала. Үрчемлелеге - 10-200 мең уылдык бөртеге.

Яшь алабугалар - планктон, зурлары вак балык (чабак, җилем балык, өсләч) белән туклана.

Алабуга төрки халыкларда тотем балык, шул исәптән башкортларда, татарларда да алачыбар үгез яки сыер. Башкортларның ыру-кабилә этнонимында да очрый.

Алачыбар - Акбүзат белән бергә су төбеннән чыккан мал төсе. Легендаларга караганда, сәүбан артына борылып карагач, кире суга төшеп китүче, һәм анда балыкка әверелүче малларның бер төркеме кире балыкка әверелә.

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары