dcsimg

Акулалар ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Аку́лалар (лат. Selachii)[2] — торпедосыман озынча тәнле, күпсанлы тешле, эре һәм уртача зурлыктагы балыклар өсотряды. Скатлар белән балыкларның кимерчәкләр классын (Chondrichthyes) тәшкил итәләр. Ерткыч балыклар арасында иң киң таралганы.

«Акула» (hákall) сүзе борынгы исланд теленнән кергән. Иң борынгы акулалар 420-450 млн. ел элек пәйда булалар.

250 төр акуланың 50 төре кеше өчен куркыныч. Кеше өчен куркынычлы: юлбарыс-акула, ак акула, сирәгрәк башка төрләре.

Иң зурлары – гигант акула (15 м га кадәр) һәм китсыман акула (20 м га кадәр),— суны саңаклары аша сөзеп, вак планктон организмнар белән тукланалар; кеше өчен куркынычлы түгел. Башка акулалар балыклар белән тукланалар, еш кына кораблар артыннан ташландыкларны чүпләп баралар. Иң кечкенә акула Etmopterus perryi, буйга 17 сантиметрга җитә.

29 төренең кешегә һөҗүм итү очраклары теркәлгән. Шунысы кызык: акуланың иң зур төренә караучы кит акуласы (10-15 метр) планктон белән генә туклана. Иң куркынычы – озынлыгы 11 метрга кадәр җитүче ак акула.

Русия территориаль сулары Кара диңгез һәм Япон диңгезендә катран-акуланы (озынлыгы 1 м га кадәр) аулыйлар.

Барлык акулалар диңгездә яши, тропикларның төче суларына бары тик аерым вәкилләре генә йөзеп керә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Акулалар: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Аку́лалар (лат. Selachii) — торпедосыман озынча тәнле, күпсанлы тешле, эре һәм уртача зурлыктагы балыклар өсотряды. Скатлар белән балыкларның кимерчәкләр классын (Chondrichthyes) тәшкил итәләр. Ерткыч балыклар арасында иң киң таралганы.