Личинка-хордалылар (лат. Tunicata, Urochordata) — хордалы хайваннарның астөре. Үзенә 5 сыйныфны кертә — асцидияләр, аппендикулярияләр, сальп, пиросомнар һәм долиолидлар. Башка классификациягә күрә соңгы 3 сыйныф Thaliacea сыйныфына карый.
Личинка-хордалыларның 1 меңгә якын төре билгеле. Алар бөтен дөнья буенча таралган, күбесенчә диңгезләр төбендә яшиләр.