dcsimg

Сосновский балтырганы ( 韃靼語 )

由wikipedia emerging languages提供

Сосновский балтырганы (лат. Heracléum sosnówskyi) — чатырлылар гаиләлеге балтырганнар ыруына караган эре үлән, Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән инвазив, кеше сәламәтлеге өчен нык зыянлы үсемлек.

Таралу ареалы

Үсемлекнең табигый таралу ареалыЗур Кавказның көнчыгыш өлеше, Кавказ артының көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлеше, Төркиянең төньяк-көнчыгышы.

Икенчел таралу ареалы, яки үсемлекнең күчеп килеп, таралыш алган төбәкләре — ССРБ һәм элекке социалистик илләр территориясе: РФ, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Беларусия, Украина, Алманиянең көнчыгышы (элекке АДҖ территориясе). Аурупа илләрендә шулай ук кеше сәламәтлеге өчен зыянлы Мантегацци балтырганы (de) төре таралган.

РФ территориясендә (РФ Аурупа өлешенең төньяк-көнбатышы) әлеге төр балтырган, салкынга чыдам авыл хуҗалыгы культурасы буларак, сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын күтәрү максатында, мөгезле эре терлек азыгы (силос) өчен 1947 елда утыртыла башлый. Тиздән балтырганның үзенчәлекле тәме иткә һәм сөткә күчүе, сыерларның, башка ризык булганда, балтырган катнашкан силосны ашамавы, аның белән эш иткән терлекчеләрнең тәне «пешүе» билгеле була. 1980-еллардан башлап, әлеге төр балтырганны игү туктатыла, кайбер төньяк өлкәләрдә генә аны игү дәвам итә.

2015 елның гыйнварыннан әлеге балтырган төре РФ территориясендә авыл хуҗалыгы культурасы булудан туктый, декабрьдә чүп үләннәре реестрына кертелә[5].

Ботаник тасвирлама

Сосновский балтырганы — биеклеге 1 метрдан алып 4 метрга кадәр җитүче, тамырлары 2 метр тирәнлеккә төшүче, көпшә сабаклы, зур яфраклы, ак чәчәкләре кулчатыр формасында булган, тышкы кыяфәте белән укропка охшаган үсемлек.

Экологик хәвеф

Согы агулы, кешенең тән тиресенә тисә, «пешерә», тиренең ультрашәмәхә нурланышка сизгерлеген арттыра, күзгә тисә, сукырайтырга мөмкин.

Исе көчле, аллергия китереп чыгара ала.

2017 елда әлеге үсемлек РФ территориясендә 51 мең гектар җирне басып алган булса, 2018 елда 80 мең гектар җиргә җәелгән. Татарстанның 24 районы җирләрендә ике елда күрсәткеч 109 гектардан 536 гектарга кадәр үскән. Ике елда Татарстанның 480 кешесе балтырганнан сәламәтлеге өчен зыян күргән.

Саклану чарасы

Сосновский балтырганыннан саклану чарасы: үсемлеккә кагылмаска, тәнгә согы тисә, сабынлы су белән юарга, 2-3 көн тиренең әлеге урынын кояш нурларына күрсәтмәскә, тирене нык «пешерсә», табибка мөрәҗәгать итәргә.

Көрәш чаралары

Балтырганны механик ысул (чабып алу) белән юкка чыгарырга мөмкин, әмма ул — күпьеллык үсемлек, бер мәртәбә чабу гына җитми, орлыгын койганчы, берничә тапкыр чабарга (җирне сукаларга, дискларга ) кирәк.

Химик ысул — агулы гербицидлар сибү — башка үсемлекләрне үтерә, кош-кортны агулый.

Биологик ысул ярдәм итә ала — әлеге үсемлек яшәгән төбәктән аны юкка чыгарырдай корткыч (яки авыру вирус, патоген) табарга кирәк.

Комида әлеге төр балтырган белән көрәштә калынлыгы 100 мкм дан зуррак булган кара төстәге полиэтилен пленка кулланалар. Кара төстәге пленка астында балтырган ике атнада һәлак була.

Балтырган үскән болынны көтүлек итеп файдалану ярдәм итә ала. Сарыклар, әлеге төр балтырганга бераз ияләшкәч, аны яратып ашый башлый һәм үсемлекне юк итә. Бер гектар көтүлеккә яз көне 20-30 баш сарык, җәй көне гектарына 10 сарык та җитә. Бигрәк тә кара йонлы сарыкларны көтүлеккә чыгару хәвефсезрәк, чөнки пигментланган тиреле хайваннар фотохимик пешүләргә артык бирешми[6].

2019 елда (республикада беренче тапкыр) Татарстан бюджетыннан аграр сәнәгать комплексы өчен билгеләнгән сумманың 10 млн сумы әлеге балтырганны юк итү өчен каралган[7].

Сурәтләре

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. «Кара китап»: Сосновский балтырганы. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 11-17 гыйнвар.
  2. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  2. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  3. Regulation (EU) No 1143/2014 of the European Parliament and of the Council of 22 October 2014 on the prevention and management of the introduction and spread of invasive alien species
  4. 4,0 4,1 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  5. Борщевик Сосновского официально признан сорным растением. online47.ru, 18.12.2015(рус.)
  6. Борщевик Сосновского. Чёрная книга флоры Средней России. Чужеродные виды растений в экосистемах Средней России(рус.)
  7. Депутатлар хат язды. Сосновский балтырганына каршы көрәш игълан ителде. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 8-14 февраль, 12нче бит
許可
cc-by-sa-3.0
版權
Википедия авторлары һәм редакторлары
原始內容
參訪來源
合作夥伴網站
wikipedia emerging languages

Сосновский балтырганы: Brief Summary ( 韃靼語 )

由wikipedia emerging languages提供

Сосновский балтырганы (лат. Heracléum sosnówskyi) — чатырлылар гаиләлеге балтырганнар ыруына караган эре үлән, Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән инвазив, кеше сәламәтлеге өчен нык зыянлы үсемлек.

許可
cc-by-sa-3.0
版權
Википедия авторлары һәм редакторлары
原始內容
參訪來源
合作夥伴網站
wikipedia emerging languages