dcsimg

Дала кара еланы ( tataari )

tarjonnut wikipedia emerging languages

Дала кара еланы (Vipera ursinii яки Vipera renardi) — кара еланнар гаиләлегенең Аурупа һәм Азиядә тереклек итүче агулы төре. Күп яктан гади кара еланга охшаган, ләкин аннан кечкенәрәк, Татарстанның урман-дала зонасында очрый. Дала кара еланының тәне ачыграк төстә, аркасы буйлап бормалы кара буй белән соргылт-көрән, коңгырт төсмерләр өстенлек итә. Бу еланнарның тереклек итү тирәлекләре — сөзәклекләр, даладагы инеш үзәннәре, кыр уртасындагы урманлыклар. Алар вак кимерүчеләр, кәлтәләр, зур бөҗәкләр (саранчалар) белән туклана.

Дала кара еланы Татарстанда беренче тапкыр 1924 елда Спас шәһәре (хәзер Болгар) тирәсендә тотылган. Республиканың башка төбәкләрендә әлегә андый очракның билгеләнгәне юк. Бу төр ареалының иң төньяк чиге дала кара еланын саклап калу максатында оешкан «Спас» дәүләт табигый комплекслы заказнигы территориясе буйлап уза. Дала кара еланы Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән.

Рәсемнәр

Чыганаклар

  • 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  • 2,0 2,1 2,2 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
  • lisenssi
    cc-by-sa-3.0
    tekijänoikeus
    Википедия авторлары һәм редакторлары
    alkuperäinen
    käy lähteessä
    kumppanisivusto
    wikipedia emerging languages

    Дала кара еланы: Brief Summary ( tataari )

    lisenssi
    cc-by-sa-3.0
    tekijänoikeus
    Википедия авторлары һәм редакторлары
    alkuperäinen
    käy lähteessä
    kumppanisivusto
    wikipedia emerging languages