dcsimg

Аурупа сукыр тычканы ( Tatarca )

wikipedia emerging languages tarafından sağlandı

Аурупа сукыр тычканы, яки гади сукыр тычкан — җир астында яшәргә җайлашкан, 20 см озынлыктагы кечкенә имезүче хайван. Ул алгы казучы очлыклары ярдәмендә җир астында үзенә юл салып азык эзли. Туфрактагы төрле умырткасызлар белән туклана. Аның күзләре үсеш алмаган, сукыр тычкан ис сизү һәм тоеп сизү ярдәмендә ориентлаша.

Капшап тою төкләре — вибриссалар — танау очында гына түгел, койрыгында да бар. Тәнендә бәрхетсыман кыска йоны теләсә кайсы якка ята һәм «артка чигенергә» дә тоткарлык ясамый. Үзләре өчен юллар казыганда, сукыр тычкан артык туфракны вертикаль юллар аша җир өстенә ыргыта, һәм бу урында үзенә бер төрле туфрак өемнәре — сукыр тычкан өемнәре барлыкка килә.

Башка бөҗәк ашаучылардан Татарстанда җир тычканнарының берничә төре яши. Алар арасында иң күп санлысы — гади көрәнтеш. Ул куе үләнле төрле урман территорияләрендә тереклек алын бара. Җир тычканнары (шолганнар) семьялыгына Татарстанның иң кечкенә имезүче хайваны — нәни көрәнтештә керә. Аның озынлыгы 4 см га якын, авырлыгы 4 г тирәсе.

1983 елдан башлан бөҗәк ашаучыларның тагын бер вәкиле — җофарның очравы турында бер мәгълүмат та юк.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит 182-183. Europäischer Maulwurf

lisans
cc-by-sa-3.0
telif hakkı
Википедия авторлары һәм редакторлары

Аурупа сукыр тычканы: Brief Summary ( Tatarca )