Королдай (рус. Ремез, лат. Remiz pendulinus) — корылдай кошлар гаиләсеннән сайраучы кош.
Кечкенә кош. Агачларның нечкә кенә ботакларында шуышып йөрүче кечкенә генә кошчык, сырты кызгылт көрән, гәүдәсенең аскы ягы алсу ак. Канатлары, койрыгы көрән. Тамагы ак. Томшык төбеннән күзләре аша кара сызыклар үтә. Ана кошларның төсе тоныграк. Песнәкләрдән гомуми кызгылт төсе һәм алсу корсагы белән аерыла.
Тавышы матур гына: «тчии-сии».
Яфраклы урманнарда, су буендагы тугайлыкларда яши. Төрле бөҗәкләр белән туена. Җылы якка китми, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри. Бик сирәк очрый. Үлән мамыкларыннан янына оекбашка охшаган оясы нечкә кенә тал ботакларыннан асылынып тора. 4-7 бөртек ак йомырка була.
Королдай (рус. Ремез, лат. Remiz pendulinus) — корылдай кошлар гаиләсеннән сайраучы кош.