dcsimg

Сорго ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Сорго, судан үләне (лат. Sorghum) — бер- һәм күпъеллык үләнле үсемлекләрнең ыругы. Аның 50гә якын төре күбесенчә Азия, Африка, Көньяк Америка һәм Төньяк Америка, Аурупа һәм Австралиядә үсә. Кайбер төрләре бөртекле һәм терлек азыгы буларак игелә.

Соргоның туган җире – Африка. Әлеге үсемлек исә корылыкка чыдамлыгы һәм яңгыр аз яуган елларда да мул терлек азыгы бирүе белән данлыклы.

Иң кызу көннәргә һәм корылыкка да бирешми торган культура. Һава температурасы 35 градус эсселектән югары булганда ул үзенең үсешен 45-55 көнгә туктата. Ә башка культуралар мондый шартларда "яналар”. Анабиоз (озак вакытка корылыкка түзү) бары тик сорго үләненә генә хас.

Бөртек соргосы да, шикәр соргосы да, үләне дә яшел конвейерда, силос һәм сенаж салуда кулланыла, бөртеге коры килеш саклана һәм башкалар.[3]

Төрләре

  • Мисыр тарысы (Гаолян)

Искәрмәләр

Чыганаклар

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Сорго: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Сорго, судан үләне (лат. Sorghum) — бер- һәм күпъеллык үләнле үсемлекләрнең ыругы. Аның 50гә якын төре күбесенчә Азия, Африка, Көньяк Америка һәм Төньяк Америка, Аурупа һәм Австралиядә үсә. Кайбер төрләре бөртекле һәм терлек азыгы буларак игелә.

Соргоның туган җире – Африка. Әлеге үсемлек исә корылыкка чыдамлыгы һәм яңгыр аз яуган елларда да мул терлек азыгы бирүе белән данлыклы.

Иң кызу көннәргә һәм корылыкка да бирешми торган культура. Һава температурасы 35 градус эсселектән югары булганда ул үзенең үсешен 45-55 көнгә туктата. Ә башка культуралар мондый шартларда "яналар”. Анабиоз (озак вакытка корылыкка түзү) бары тик сорго үләненә генә хас.

Бөртек соргосы да, шикәр соргосы да, үләне дә яшел конвейерда, силос һәм сенаж салуда кулланыла, бөртеге коры килеш саклана һәм башкалар.

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары