Чүкечбаш акулалар (лат. Sphyrnidae) - кархаринсыман акулалар отрядына керүче балыклар гаиләлеге.
Чүкечбаш тропик һәм тирән сулы диңгезләрдә яши, сирәк кенә булса да Урта диңгездә дә очрый. Ул бик кызыклы һәм сәер акула. Аның башы яньчек формада һәм аркылы канатны хәтерләтә. Башының киңлеге 80 сантиметр чамасы. Галимнәр фаразлавынча, чүкечбашның тотрыклы тигезлеген нәкъ шул баш-канат тәэмин итә икән. Күкрәк йөзгече кечкенә. озынлыгы 6 метрга кадәр җитә.
Чүкечбаш акуланың күзләре белән борын тишекләре канатында урнашкан. Ул, нигездә, кимерчәкле балык лар, кыс лалар, краблар белән туклана. Бик ач вакытла рын да агулы скатларны да ашарга мөмкин. Чүкечбаш акула балаларын уылдык-күкәй салып чыгара.