Дүңкәл, шулай ук ирга, ыргай (лат. Amelánchier) — розачалар гаиләлегенең алмагачлар трибасына керүче үсемлек төре, яфрак коючан, татлы җимеш бирә торган куак яки биек булмаган агач. 20 дән артык төре бар. Декоратив бакчачылыкта яшел киртә буларак кулланыла. Шулай ук кулинариядә (шәраб ясау һ .б. өчен), медицинада (кан басымыннан һ. б.) кулланылыш таба.
Дүңкәл бүгенге көндә РФ үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыра дип исәпләнә, шуңа күрә галимнәр (аерым алганда, КФУ доценты Вадим Прохоров) дүңкәлне (ирга агачын) Татарстанның «Кара китабына» кертергә тәкъдим итә[4].
«Ирга» сүзе монгол телләреннән (монг. irgai, калм. jarɣä — «каты үзәкле (үзагачлы) куак») кергән дип карала.
Төрнең фәнни атамасы, Amelanchier, окситан телендәге amelanche («бал җыючы») сүзеннән ясалган[5].
Дүңкәлнең туган ягы булып Төньяк Америка исәпләнә. Анда әлеге үсемлек saskatoon (саскатун) буларак билгеле. Урта гасырлардан Аурупада тарала. 1800-еллардан аны шәраб ясау өчен махсус үстерә башлыйлар. XX гасыр башында җимеш агачы һәм декоратив үсемлек буларак, Русия империясенә кертелә.
Салкынга да, корылыкка да чыдам. 4 метр (Канада иргасы 8 метр) биеклеккә кадәр үсә. Тамырлары 2 метр тирәнлеккә төшеп, як-якка 2-2,5 метрга тарала. Яфраклары эллипс формасында. Чәчәкләре ак төстә. Июль аенда куе кызыл төстәге, диаметры 15 мм булган әчкелтем татлы җимешләр бирә. 7-8 яшьлек бер куактан 6-10 кг җимеш алырга була. Уңышны июль башыннан урталарына кадәр берничә кат җыялар, җимешләре бервакытта өлгерә. Тамырдан үрчи, чик-киртәләрне белми, бик тиз кыргыйлаша.
Дүңкәлдән йорт шәрабе, джем, кайнатма, желе, компот, как, цукат ясыйлар. Җиләкләрен киптерергә, суыткычта катырып куярга, консервларга мөмкин. Җыеп, бер атна узгач, җиләгеннән сутын сыгарга була.
Йөрәк-кан тамыры һәм ашказаны авыруларыннан профилактика чарасы буларак тәкъдим ителә. Җимешләре кан басымын түбәнәйтә дип исәпләнелә. Составында Р витамины күп булу миокард инфарктыннан саклый. Йокыны, йөрәк, бавыр, бөерләр эшчәнлеген яхшырта, аппетитны ача. Согы ангина һәм аңкау шешкәндә кулланыла. Авитаминоздан файдалы: өлгергән вакытында җиләгендә С витамины туплана, шулай ук А, В, В2 витаминнары, каротин, минераль тозлар, микрокисәкчекләр (бакыр, тимер, кобальт, йод, марганец) була.
РФ көнбатышында (мәсәлән, Брянск өлкәсендә) дүңкәл кыргыйлашып, нарат урманнарын басып алган. Нарат астында дүңкәл үсә, дүңкәл астында бернәрсә дә үсми, яңа үсентеләргә үсәргә ирек бирми.
Бакчадан читкә чыккан дүңкәлне үстермәү, үрчетмәү, чабып тору.
Дүңкәл, шулай ук ирга, ыргай (лат. Amelánchier) — розачалар гаиләлегенең алмагачлар трибасына керүче үсемлек төре, яфрак коючан, татлы җимеш бирә торган куак яки биек булмаган агач. 20 дән артык төре бар. Декоратив бакчачылыкта яшел киртә буларак кулланыла. Шулай ук кулинариядә (шәраб ясау һ .б. өчен), медицинада (кан басымыннан һ. б.) кулланылыш таба.
Дүңкәл бүгенге көндә РФ үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыра дип исәпләнә, шуңа күрә галимнәр (аерым алганда, КФУ доценты Вадим Прохоров) дүңкәлне (ирга агачын) Татарстанның «Кара китабына» кертергә тәкъдим итә.