dcsimg

Кукуруз ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages
 src=
Zea mays "fraise"
 src=
Zea mays "Oaxacan Green"
 src=
Zea mays "Ottofile giallo Tortonese”

Кукуруз, мәккәй[10] (Zea mays яки шикәр кукурузы) — бөртеклеләр (Poaceae) гаиләсенең Zea L. (кукуруз) ыругының бердәнбер культуралы бөртекле ашлык вәкиле, берьеллык бер өйле үсемлек. Җирдәге иң борынгы культуралы үсемлекләрнең берсе, үзеннән-үзе чәчелеп үсүгә һәм кыргыйлануга сәләтсез.

Сыйфатлама

Кукуруз — җылылык, яктылык яратучы язгы үсемлек, корылыкка чыдам культура. Сабагы туры, 5–6 м га кадәр биеклеккә кадәр үсә, башка кыяклылардан аермалы буларак, куыш түгел. Тамыры 100–150 см тирәнлеккә китә. Чәчәкләре — аерым җенесле. Яфраклары чиратлашкан, киң кыяклы, дулкынлы, өске өлеше төкле. Җимешлекле башакчыклар чәкәннәргә җыйналган. Чәкән яфрак куентыгында юанайган кыска ян бәбәктә урнаша. Башакчыклар бер чәчәкле, чәчәк элпәләре юк, җимешлек йомры җимшәннән һәм очында икегә аерылган озын ефәксыман баганачыктан тора. Серкәчле башакчыклар ике чәчәкле, һәр чәчәк өч серкәчле. Башакчыклар сабак очында урнашкан эре җәенке себеркәчләргә җыйналган. Аларны җил серкәләндерә. Чәкән 4–50 см озынлыкта, диаметры — 7–10 см, авырлыгы 30–50 г. 1–2, сирәгрәк 3 чәкәне тулысынча үсеп өлгерә. Җимеше — бөртекчә.

Кукурузның 7 ярым-төре бар: тешсыман, балавыз сыман, крахмаллы, кремнийлы, «шартлаучан», шикәрле, ярылы.

Игелү тарихы

Кукуруз Үзәк һәм Көньяк Америкадан чыккан; туган җирендә ул — 3—5 мең еллардан бирле игелә торган үсемлек.[11] Башка фикер буенча, моннан 8000 ел элек Мексикадагы Бальсас үзәнлеге индеецлары искитмәле бер үсемлекне йорт тирәләрендә үстерә башлыйлар. Шулай итеп, маис (кукуруз) бу кешеләрне аучылык белән көн күрүче күчмә тормыштан утрак тормышка ияләндерә.[12] Х. Колумб һ.б. диңгезчеләр белән кукуруз Европада пәйда була: башта Испаниягә, шуннан соң Англиягә, Португалиягә, Франциягә, Италиягә килеп керә. Европадан исә Һиндстанга, Кытай, Индонезиягә «чыгып китә». Йөз ел да узмый, флораның әлеге искитмәле вәкиле бөтен дөньяга тарала. Җир йөзендәге иң борынгы культураларның берсе булган кукуруз авыл хуҗалыгына нигез сала. Кукуруз игә башлау белән, аның «тирәсендә» башка төрле һөнәрчелекләр дә туа һәм үсә, нәтиҗәдә, цивилизация барлыкка килә. Һич икеләнүсез әйтергә мөмкин: Америка континентының барлык борынгы цивилизацияләренең дә чәчәк атуы кукурузга бәйле. Индеецлар аңардан 200 төрдән артык ризык әзерли белгәннәр. Кыздырганнар да, пешергәннәр дә, яфрагыннан сироп һәм шәраб ясаганнар, чәчәк серкәсен сумса эчлеге итеп файдаланганнар. Яфрагы шулай ук түбә ябуга, кәүсәсе стена ясауга, ә калдыклары учак ягуга киткән.

Русия империясе һәм СССРда игелү тарихы

Безнең ил халкы өчен кукуруз Хрущев исеме белән бәйле. Ләкин ул Русиядә әле XVII гасырда ук үстерелгән. Аны Кырымда, Кавказда һәм Украинаның көньягында үстергәннәр. Империянең көньяк шәһәрләрендә кукуруз урамнарда да сатылган: ачык һавада зур казаннарда яшь чәкәннәрне пешереп сата торган булганнар. Хакимияткә коммунистлар килгәч, бу культурага игътибар беткән. Бары 1959 елда, совет башлыгы Никита Хрущев АКШка барып кайтканнан соң гына аңа игътибар уяна.

Татарстанда

Татарстанда кукуруз — төп силос культурасы, 1954 елдан игелә. Органик һәм минераль ашламалар керткәндә, кара, соры урман, аксыл-коңгырт һәм кәсле-көлсу туфракларда югары уңыш бирә. Кукурузны кырда һәм терлек азыгы чәчүлекләрендә үстерәләр. Элгәрләре — көзге бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар, сызма культуралар һәм язгы бодай. 6–12 см тирәнлектә чәчелә. Кукурузның — бөртеге тулысынча өлгергәч, ә силос өчен балавыз сыман өлгерү чорында җыялар. Республикада силос һәм яшел терлек азыгы өчен чәчүлекләр мәйданы 126 мең га тәшкил итә. Яшел массаның уңышы 1 га дан 212 ц (2004).[13]

Идел-Урал шартларында тешсыман кукуруз (68—76% крахмал, 8—10% аксым, якынча 5% май) һәм кремнийлы кукуруз (65—83% крахмал, 8—18% аксым, 5%‑ка кадәр май) үстерелә.

Азык-төлек буларак һәм икътисади әһәмияте

Кукурузның әһәмияте бик зур, ул кыйммәтле бөртекле азык һәм терлек азыгы культурасы. Азык (он, ярма, кукуруз таякчыклары, Е витаминына бай кукуруз мае һ.б.), крахмал-патока, сыра ясау, спирт сәнәгатендә кулланыла. Бөртеге катнаш азык сәнәгате өчен чимал һәм концентрацияләнгән терлек азыгы буларак файдаланыла. Җимешлегенең чәчләре медицинада кулланыла. Сабагы һәм яфракларыннан кәгазь, линолеум, вискоза, ясалма бөке ясыйлар. Бөртекчәләрдән май сыгалар, крахмал алалар, җимешлек баганачыклары медицинада кулланыла.[11] Әлеге культура башлыча азык-төлек җитештерүдә күпләп кулланыла, шулай ук фуражга бара. Моннан тыш кукуруздан югары сыйфатлы спирт һәм ягулык-майлау материаллары да ясыйлар.

Җир йөзендә бүген кукуруз — бодайдан кала иң күп игелә торган культура. АКШта ел саен 300 миллион тонна кукуруз орлыгы җыеп алына, Кытайда – 145, ә Русиядә нибары 3 миллион тонна. Дөрес, Америкада моның 85 проценты терлек-туарга ашатыла, һәм шуңа да биредәге малларның ите йомшаклыгы, сутлыгы белән аерылып тора. Гомумән алганда, кукуруз җиде төргә бүленә: шуның бишесе техник культурага керә – ул малларга ашату, ярма, крахмал, май ясау өчен тотыла, ә ике төре ашау өчен китә. Һәр американ елына 1,5 килограмм кукуруз орлыгы ашый. Шикәрле сортын чи килеш һәм консервлап ашыйлар, ә ярыла торган сортыннан попкорн ясыйлар.[12]

Сәламәтлек өчен файдасы турында

Кукурузны чын мәгънәсендә сәламәтлекне кайгыртучы дип әйтергә була. Ул – йөрәк һәм кан әйләнеше системасына үтә дә кирәкле К витаминының иң яхшы чыганакларының берсе. Бу үсемлекнең тагын бер яхшы ягы – анда Е витаминының күп булуы. Бу витамин – организмның картаюын тоткарлаучы. Кукурузда нерв системасының алыштыргысыз ярдәмчеләре булган В төркеме витаминнары да, иммунитетны көчәйтүче С витамины да, сөяк һәм тешләрнең ныклыгын тәэмин итүче Д витамины да, шулай ук тимер, йөрәкне саклаучы һәм матдәләр алмашын нормальләштерүче калий һәм магний да бар. Чистартылмаган кукуруз мае аппетитны баса һәм ябыктыручы күп диеталарда файдаланыла. Кукуруз кыздырган, майлы ризык һәм спиртлы эчемлекләрнең организмга китергән зыянын киметергә ярдәм итә. «Кырлар патшасы» бавыр һәм үт куыгы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шуңа күрә аны холецистит һәм гепатитларны булдырмаска ярдәм итүче туклану рационына кертәләр. Уылган орлыгы яраларны төзәтергә ярдәм итә, аны дерматитларны (тән бозылу) дәвалауда да кулланалар. Ә кукуруз төге (рыльца) исә сидек, үт кудыргыч һәм кан туктаткыч, сидек һәм үт куыгындагы ташларны эретүче һәм агулануга каршы чара санала.[12]

 src=
Diabrotica

Авырулары

Корткычлары — чыбык личинкалар һәм ялган чыбык личинкалар, ябалакчыклар, сабак күбәләге һ.б.; авырулары — куыклы һәм тузанлы кисәү гөмбәсе, фузариоз, нигроспороз, чәкәннең агаруы һ.б.

Диабротика – кукуруз культурасына бик зур зыян китерүче корткыч. Коңгызның личинкалары башта кукурузның тамырларын зарарлый, үсеп җитеп коңгызга әйләнгәч, үсемлекнең яфрак һәм кәчәнен кимерергә керешә. Нәтиҗәдә кукуруз чәкәннәре орлык бирер дәрәҗәдә үсеп җитлегә алмый. Россельхознадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, диабротикага каршы бик көчле пестицидлар ярдәмендә генә көрәшеп була.[14]

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Линней К. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. Gwefan Llên Natur
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Catalogue of Life in Taiwan
  6. Finnish Biodiversity Information Facility
  7. Кызыл китап — 1964.
  8. The IUCN Red List of Threatened Species 2019.3 — 2019.
  9. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  10. http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2015/Этимологический%20словарь-2%20том.pdf
  11. 11,0 11,1 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит404
  12. 12,0 12,1 12,2 «Кырлар патшасы»
  13. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
  14. Диабротика – кукуруз культурасына бик зур зыян китерүче корткыч.
license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Кукуруз: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages
 src= Zea mays "fraise"  src= Zea mays "Oaxacan Green"  src= Zea mays "Ottofile giallo Tortonese”

Кукуруз, мәккәй (Zea mays яки шикәр кукурузы) — бөртеклеләр (Poaceae) гаиләсенең Zea L. (кукуруз) ыругының бердәнбер культуралы бөртекле ашлык вәкиле, берьеллык бер өйле үсемлек. Җирдәге иң борынгы культуралы үсемлекләрнең берсе, үзеннән-үзе чәчелеп үсүгә һәм кыргыйлануга сәләтсез.

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары